Шәһәр халкы аңа кушыла һәм хайваннарга ярдәм итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Казанда Кремль яр буенда приютлардагы хайваннарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Пасха игелеге» хәйрия акциясе уза.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Чараларны җыю пирс янында көн саен 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр оештырыла. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон аша ачыкларга була: 8(937)-398-18-76.
Хайваннарны тәрбияләп тоту өчен кирәкле әйберләр һәм азык җыю буенча акция 28-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Кремль яр буен үстерү һәм маркетинг бүлеге.