Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.02.2019, 13:40

Казанда Кремль яр буенда "Мәхәббәт фабрикасы" барлыкка киләчәк

Шәһәрлеләр романтик фильмнар карый, сноутюбинг тауларына шуа һәм шаярып никах төзи алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы февраль). 8-21 февральдә Казанның Кремль яр буенда "Мәхәббәт фабрикасы" эшләячәк. Бу көннәрдә бирегә килүчеләрне купидоннар каршы алачак, ә барлык теләүчеләр мәхәббәт турындагы фильмнар карый, сноутюбинг тауларында шуа һәм шаярып төзи алачак.

Фабрикада берничә кызыклы зона ачылачак. Алар арасында, әйтик, мәхәббәт остаханәсе - купидоннар ярдәмендә Изге Вәли көненә бүләкләр ясарга мөмкин булачак. Биредә шулай ук кызыклы мастер-класслар узачак, купидоннар почтасы эшләячәк, анда үзенең яраткан кешеләргә җирнең теләсә кайсы почмагында валентинка җибәрергә мөмкин булачак, ә "Мәхәббәт фабрикасы" купидоннар адресатка һичшиксез илтеп җиткереләчәк. Актив яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен Гарри Поттер турында танылган китаплар мотивлары буенча "Мәхәббәт көче" интерактив квест әзерләгәннәр - катнашучыларга барлык бүлмәләр буенча узарга һәм Гарри Поттерны саклап калу өчен серле әйберләр эзләргә кирәк булачак.

Моннан тыш, шәһәрлеләр мәхәббәт турында фильмнар карый, снноутбинг тауларында шуа һәм вакытны күңелле үткәрә алачак. Шулай ук ЗАГС эшләячәк, анда теләге булган һәркем никахларын теркәп, аны теркәү турында таныклык ала алачак.

Ачу көнендә һәм башка көннәрдә фабрика үз мәхәббәтен эзләүчеләр өчен сәхнәдә "Беренче караштан мәхәббәт" уены узачак, аның төп бүләге Кремль яр буенда урнашкан рестораннарның берсендә кичке аш булачак.

"Мәхәббәт фабрикасы" 21 февральгә кадәр 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ә ял көннәрендә – 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә Кремль яр буе маркетинг бүлеге. Тантаналы ачылыш 8 февральдә 18.00 сәгатькә планлаштырыла.

Барлык яңалыклар