Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2019, 15:27

Казанда кискен респиратор-вируслы инфекция аркасында 5 мәктәп карантинга ябылган

ТР башкаласында авырулар саны буенча эпидемия бусагасы 17,8% арткан.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Алена Мирошниченко). Агымдагы атнада Казанда карантин аркасында биш уку йортында дәресләр туктатылды: Вахитов районының 18-нче номерлы мәктәбендә, Яңа Савин районының 31, 49 һәм 71-нче мәктәпләрендә, шулай ук Совет районының 121-нче лицеенда. Барлыгы 20 сыйныф вакытлыча ябылган.

Әйтик, карантинга киткән сыйныфларның күбесе Совет районының 121-нче лицеенда – 12. Берәр класс Вахитов районының 18-нче номерлы һәм Яңа Савин районының 31-нче һәм 49-нчы номерлы мәктәпләрендә вакытлыча ябылган. Яңа Савин районының 71-нче мәктәбендә дәресләр биш класста туктатылган, дип хәбәр итәләр Мәгариф идарәсендә. Шул ук вакытта белгечләр уку йортларын тулысынча ябу мәсьәләсе куелмаячак дип билгеләп үтә.

Казанда ОРВИ буенча авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% артты. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 28 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Татарстан башкаласында көчле респиратор-вируслы инфекция белән авыруның 9646 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 78,1 тәшкил итә.

Республика буенча тулаем алганда ОРВИ белән авыруның 23649 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 63,5 тәшкил итә. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 22,6% артып китә.

Барлык яңалыклар