Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2026, 11:39

Казанның Юлиус Фучик урамында бер елга өлешчә транспорт хәрәкәте чикләнә

Сәбәбе – метроның икенче линиясе буенча беренче участокны төзү эшләре

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласында Юлиус Фучик урамында бер елга өлешчә транспорт хәрәкәте чикләнә. Әлеге күренеш метрополитенның «Фучик» станциясеннән «Академик Сахаров» станциясенә кадәр икенче линиясенең беренче участогын төзү эшләре белән бәйле.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 2026 елның 28 февраленнән 2027 елның 3 февраленә кадәр юлның Юлиус Фучик урамында урнашкан 42 нче торак йорттан алып Рихард Зорге урамына кадәрге өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак. Шулай ук юлның Рихард Зорге урамыннан Рихард Зорге урамында урнашкан 84 нче йортка кадәрге өлешендә дә хәрәкәт туктатыла.

Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан метрополитенында икенче линиянең беренче участогында төзелеш эшләре 46 процентка үтәлгән. Барлык станцияләрдә дә эшләр дәвам итә.

Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче участок «ТАССРның 100 еллыгы» (Юлиус Фучик урамында), «Академия» (Юлиус Фучик һәм Академик Завойский урамнары кисешкән урында), «Зилант» (Юлиус Фучик һәм Ломжа урамнары кисешкән урында), «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чатында) дип аталачак дүрт станциядән тора.

Барлык яңалыклар