Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2026, 09:56

Казанда «Кунакчыллык йолдызлары» фестивалендә беренче тапкыр тотрыклы туризм принциплары каралды

Чарада катнашучылар эшлекле программа ярдәмендә туристлык индустриясен яхшыртуга юнәлдерелгән 12 проект турында фикер алышты

Денис Гордийко фотосы

Татарстан башкаласында IV төбәкара «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале кысаларында беренче тапкыр тотрыклы туризм үсешенең төп нигезләре каралды. Чарада катнашучылар эшлекле программа ярдәмендә туристлык индустриясенең экология белән бәйле һәм һәркем файдалана алырлык 12 проекты турында фикер алышты, шулай ук тотрыклы тәҗрибәләр кертү өчен бердәм шәһәр эшмәкәр-бергәлеге төзү турында килеште.

Фестиваль Татарстан башкаласында 29–31 март көннәрендә уза һәм Россиянең 29 төбәгеннән җыелган туристлык тармагы вәкилләрен берләштерә. «Тотрыклы туризм: бизнес һәм шәһәр хезмәттәшлеге» сессиясе фестивальнең төп чарасы буларак әһәмиятле. Чарада катнашучылар туризмны үстерүгә кагылышлы заманча алымнар турында фикер алышты һәм шәһәрнең кунакчыллык индустриясе өчен гамәли карарлар эшләде, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.

Программа эксперт блогы һәм проект сессиясе буларак билгеләнгән ике өлештән торган. Лекцияләр барышында Tasigo отеле, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Җил көче» җилкән бергәлеге һәм More бары вәкилләре эш барышында экология белән бәйле һәм башка төр социаль тәҗрибәләр кертелүе турында сөйләгән. Әйләнә-тирә мохиткә зыян салуны киметү, ресурслардан җаваплы файдалану һәм шәһәр кунаклары өчен уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре каралган.

Проект сессиясендә шәһәрдәге туристлык экосистемасының төп алты юнәлеше: күпсанлы кунакханә, ресторан, табигый-спорт туризмы вәкилләре, шәһәр чараларын оештыручылар, экскурсоводлар һәм туристлык операторлары, шулай ук инклюзив мохит буенча белгечләр катнашкан. Фикер алышулар нәтиҗәсендә 12 тәкъдим хупланган. Һәркем файдалана алырлык туризмны үстерү, чын сәяхәтчеләр маршруты булдыру, шәһәр чараларын экология белән бәйләү һәм кунакчыллык өлкәсендә җаваплы тәҗрибәләр кертү иң мөһимнәре дип билгеләнгән.

Кунакханә һәм рестораннарның кайберсе шушы айларда калдыкларны төрләргә бүлеп җыю эшен башлап җибәрә һәм барлыкка килгән калдыклар буенча аудит үткәрергә ниятли. Башка предприятиеләр ресурсларны кабат куллану – мәсәлән, кофе сыгынтысын янәдән эшкәртү мөмкинлеген карый. Эш барышында базарда катнашучылар арасында киләчәктә уртак проектлар өчен нигез була алырдай 20 гә якын коллаборация булдырылган.

Сессиядә Казанның тотрыклы туризмны үстерү буенча эш алып бара торган Россия шәһәрләренең беренчесе булуын билгеләп үткәннәр. Әлеге тәҗрибәне илнең башка шәһәрләренә һәм төбәкләренә кертергә ниятлиләр. Бу эш Казанның 2030 елга кадәр билгеләнгән, экологик фикерләү юнәлешләрен, шәһәр мохите иминлеген, бергәлекләрне үстерүне, икътисадны һәм тотрыклы үсеш белән идарә итү системасын үз эченә алган тотрыклы үсеш стратегиясенә бәйле.

«Кунакчыллык йолдызлары» фестивале Казанда 2015 елдан башлап Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдиме белән үткәрелә. 2022 елдан проектка төбәкара статус бирелгән. Шушы вакыт аралыгында чарада илнең төрле төбәкләреннән 900 дән артык туризм һәм кунакчыллык индустриясе белгече катнашкан.

Бу елгы бәйге гаризалар саны буенча рекорд куйган: әлеге сезонда катнашу өчен Россиянең 29 шәһәреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Хабаровск һәм башкалардан 327 анкета алынган. 13 номинациядә җиңүчеләр төп бүләк – 50 мең сум акча, шәһәр мэры Илсур Метшиннан кубок һәм диплом алачак.

Барлык яңалыклар