Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2020, 12:56

Казанда бу атнада чыршы базарлары эшли башлаячак

Илсур Метшин сәүдә кагыйдәләрен үтәүне, шулай ук ябылганнан соң мәйданчыкларда тәртип һәм чисталык тәэмин итүне йөкләде.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Бу атна дәвамында Казанда чыршы базарлары эшли башлаячак. Сәүдә шәһәрнең барлык районнарында 20 мәйданчыкта оештырылачак. Моннан тыш, Яңа елның төп символын 8 махсуслаштырылган ярминкә мәйданчыгында сатып алырга мөмкин булачак. Казан Мэры Илсур Метшин барлык сәүдә кагыйдәләрен үтәргә, шулай ук ябылганнан соң мәйданчыкларда тәртип һәм чисталыкны тәэмин итәргә кушты.

Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов, узган ел нәтиҗәләре буенча чыршы сатуның барлык урыннарына тоташ инвентаризация үткәрелгән, дип сөйләде. Ул 20 шәһәр локациясендә агачлар белән актив сәүдә алып барылуын күрсәткән, әмма аукционнан бары 5 урын гына сатып алынган. Димәк, 15 мәйданчыкта законсыз сәүдә алып барылган. Нәтиҗәдә, 1-нче гыйнварда шәһәр коммуналь хезмәтләренә әлеге урыннардан сатылмаган товарны ташлау буенча өстәмә эш өстәлде.

«Агымдагы елда моңа юл куймас өчен, барлык шушы 20 урын да конкурска куелган. Чыршылар шулай ук 8 махсуслаштырылган ярминкә мәйданчыгында да сатылачак. Һәр локация буенча операторны билгеләүгә конкурс ноябрьдә башланды, хәзерге вакытта гаризалар кабул итү төгәлләнде. Чыршыларның үзләрен реализацияләү агымдагы атна дәвамында ярминкә форматында башланачак», - диде Руслан Фазылҗанов.

Ылыслы Яңа ел чыршысының бәясе 300-дән алып 1000 сумга кадәр булачак. Чыршы базарларында махсус питомникларда үстерелгән һәм тиешле документлары булган агачларны гына сатарга рөхсәт ителә.

Чыршы базарларын оештыру хокукын откан эшмәкәрләр шәһәр халкы өчен матур һәм уңайлы сәүдә рәтләре булдырырга тиеш, дип билгеләп үтте Р.Фазылҗанов. Моннан тыш, алар сәүдә профилен һәм кагыйдәләрен үтәргә, сәүдә урынында чисталык һәм тәртип тәэмин итәргә, ә 31-нче декабрьдән соң чыршы базары территориясен башлангыч халәткә китерергә тиеш. Кагыйдәләрнең үтәлешен районнар администрацияләренең иҗтимагый хокук тәртибе бүлекләре белгечләре, шулай ук Кулланучылар базары комитеты хезмәткәрләре күзәтәчәк, дип өстәде ул.

«Төп таләп - сәүдә кагыйдәләре саклансын, ябылганнан соң мәйданчыкларда тәртип һәм чисталык тәэмин ителсен, - диде Илсур Метшин. Ул бу мәсьәләне районнар администрацияләре башлыкларына, административ-техник инспекция идарәсенә һәм Кулланучылар базары комитетына контрольдә тотарга кушты. «Алдан ук эшмәкәрләр белән сөйләшегез, алар үзләреннән соң җыештырып калдырсыннар. Беркемне дә «куркытып» тормаячакбыз, әмма шәһәрне дә чүплеккә әверелдерергә кирәкми. Әйдәгез, чисталык һәм тәртип саклап, цивилизацияле итеп эшлик», - диде Мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.12.2020
Видеорепортаж
14.12.2020 11:47
2020 елның 14-нче декабрендә узган эшлекле дүшәмбе
Барлык яңалыклар