В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Язулар юл-транспорт һәлакәтләренең иң зур концентрациясе булган юл участокларында ясалды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Казанда ике җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүе алдыннан велосипедчылар өчен кисәтү язулары барлыкка килде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аларны юл-транспорт һәлакәтләренең иң зур концентрациясе булган участокларда - Беломорская урамында һәм Ямашев проспектында ясаганнар.
Җәяүлеләр кичүе алдыннан «Велосипедист җәяүлеләр кичүе аркылы бары тик җәяү» дигән язулар пәйда булды. Шулай ук профилактик чара барышында автоинспекторлар ата-аналарга аларның җаваплылыгы турында искә төшерделәр, ә балаларга юлларны дөрес һәм куркынычсыз кичү тәртибе турында сөйләделәр. Акциянең закон бозмаучы катнашучыларына «Добрая Дорога Детства» газетасы һәм яктылык кайтару элементлары таратылды.
ЮХИДИ хезмәткәрләре фикеренчә, мондый язулар велосипедчыларның игътибарын җәлеп итәчәк һәм аларны юлны дөрес һәм куркынычсыз кичү турында уйланырга мәҗбүр итәчәк, ә иң мөһиме гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк.