В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә су коенырга киңәш ителми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре Казан халкына Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә коенырга киңәш итми.
Бүгенге көндә санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча сулыкларда су тикшеренүләре нәтиҗәләре гигиена таләпләренә туры килми, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.
Якын арада пляжларда су коенуны тыю турында аншлаглар урнаштыру планлаштырыла.