В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу юл эшләрен башкару белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 7-нче июньнән 9-нчы июньгә кадәр Казанда Оренбург тракты буйлап хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу юл эшләрен башкару белән бәйле.
7-нче июнь 22:00 сәгатьтән 8-нче июнь 6:00 сәгатькә кадәр Казан чигеннән Оренбург тракты буйлап Парин урамындагы боҗрага кадәр юл ябылачак.
8-нче июнь 22:00 сәгатьтән 9-нчы июнь 6:00 сәгатькә кадәр хәрәкәт кире юнәлештә чикләнәчәк – Парин урамындагы боҗрадан алып Казан чикләренә кадәр Оренбург тракты буенча, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.