В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт интервалы җиде минутка кадәр кимер дип көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Казанда ике айга «Академик Сахаров ур. – Гудованцев ур.» 89-нчы автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк.
Шулай итеп, 22-нче февральдән 22-нче апрельгә кадәр 89-нчы номерлы автобус түбәндәге схема буенча йөриячәк: Родина урамы - Җиңү проспекты - Академик Сахаров урамы, «Академик Сахаров ур.» тукталышында хәрәкәт составы озакка туктылып тормыйча алга таба маршрут буенча хәрәкәт итә.
Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, үзгәрешләр автобусларның хәрәкәтен 750 метрга һәм хәрәкәт интервалын 7 минутка кадәр киметәчәк.