Казанда 28 августта «Казан калдыкларсыз: нәрсәдән башларга һәм моны никадәр чынга ашырып була?» дигән әңгәмә узачак. Анда катнашучылар кешеләрдә экологик җаваплылыкны үстерү һәм шәһәрдә калдыклар санын киметү турында фикер алышачак.
Спикерлар арасында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК генераль директоры Евгений Чекашов, «КультТорг» акыллы куллану фестивален оештыручы Лилия Йосыпова һәм башкалар булачак.
Әңгәмәдә шулай ук калдыкларны сортларга аеру инфраструктурасының ничек төзелүе, цикллы икътисад нәрсә ул һәм экобелемне таныту белән кем шөгыльләнүе турында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә «Шәһәр модераторлары» проекты.
Очрашу 19:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманындагы Cube контейнер үзәге янындагы амфитеатр мәйданчыгында булачак. Түләүсез керү өчен, алдан
теркәлергә кирәк.