Сатучылар ролендә катнашу өчен теркәлү кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). 1-нче август көнне Казанда «Ак чәчәкләр» бульварында балалар барахолкасы узачак. Аңа барлык теләүчеләр кушыла алачак.
Чарада катнашучылар, аларга икенче тормыш бүләк итеп, иске әйберләрдән һәм уенчыклардан арына алачак. Сату һәм алмашу өчен балалар уенчыклар, өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен җыелмалар һәм яхшы хәлдә сакланган башка балалар әйберләрен алып килә ала. Балалар бәяләрне үзләре билгеләячәк, әйберләр белән алмашачак яки сатачак. Катнашу – бушлай.
Әйберләр сату яки алмашу өчен урын алу өчен сылтама буенча теркәлергә һәм чара көнендә паркка килергә кирәк. Сатучыларның максималь саны – 30 кеше. Гаризалар 30-нчы июль 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Барахолка үзе 1-нче август көнне 10:00 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.