Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2018, 17:22

Казанда август педконференциясендә БДИда 100 балл җыйган укучыларның ата-аналарын һәм укытучыларын бүләкләделәр

Илсур Метшин лидер-мәктәпләр һәм артта калучы мәктәпләр арасындагы аерманы киметү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Алсу Сафина). Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда югары һәм түбән баллы мәктәпләр арасында аерма кимеде – рус теленнән – 1,8 баллга, математикадан – 6,2 баллга. Мәгариф хезмәткәрләренең традицион шәһәркүләм август конференциясендә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.

“Лидер һәм артта калучы мәктәпләр арасында аерманы киметү эшен дәвам итәргә кирәк. Мәктәпләргә зыян китерерлек тупас рәвештә эшләргә түгел, матур хисаплар түгел, ә эволюция кирәк, - диде шәһәр башлыгы. – Без һәр балага белем алу өчен тигез шартлар тудырырга тиеш”.

БДИ нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калыша. Мэр игътибар иткәнчә, БДИ нәтиҗәләре информатика фәненнән кимегән. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу бик мөһим юнәлеш, аны укыту өчен барлык шартлар да тудырылган.

100 балл җыючылар саны икегә артуы шатландыра – 46-дан 89-га, 4 тапкыр – химиядән (5-тән 20-гә). “Республикабызда бу юнәлеш бик кирәкле булып санала”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы укытучыларга рәхмәтен белдерде. Сүз уңаеннан, иэ күп 100 балл җыючыларны, 10 кеше, 131-нче лицей педагоглары әзерләгән, 7 кеше – КФУның IT-лицее, 5-әр кеше – КФУ лицее һәм 122-нче гимназия.

Билгеләп үтәргә кирәк, ике фәннән 100-әр балл 8 чыгарылыш сыйныф укучысы җыйган. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, мондый нәтиҗәләргә ата-аналар ярдәменнән башка ирешеп булмый. “Балалары ике фәннән 100-әр балл җыйган ата-аналар безнең горурлыгыбыз. Бүген алар биредә һәм без аларны бүләкләү гадәтен кертеп җибәрәбез”, - диде Мэр һәм 100 балл җыйган укучыларның ата-аналарын һәм педагогларны бүләкләде.

Искәртергә кирәк, 2018 елда Казанда БДИны 5474 кеше тапшырды. 28 кеше сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшырды. Имтихан күрсәткечләре 14 фәннең 8-е буенча узган елгы күрсәткечләрдән артык.

Мэр Казан укучыларының төрле дәрәҗә олимпиадаларда уңышларын билгеләп үтте. “Мәктәп олимпиадаларында Казан укучылары лидерлар арасында тора. Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призлы урыннар саны 20% артты. Ә Бөтенроссия олимпиадасында призлы урыннар саны буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында тора. Казан укучылары хисабында – халыкара олимпиадаларда 59 җиңү”, - диде И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе арасында кергән мәктәпләр саны 12-дән 16-га кадәр артты, ә 2015 елдан 131-нче лицей Россиянең иң яхшы 25 мәктәбе арасына керә.

Фоторепортаж
Шәһәркүләм август конференциясенең пленар утырышы, 27.08.2018
Видеорепортаж
27.08.2018 14:45
Гомумшәһәр август конференциясенең пленар утырышында И.Метшин чыгышы, 27.08.2018
Барлык яңалыклар