Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2023, 09:00

Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләр 56% ка башкарылган

Ремонт 12 урам участогын үз эченә алган, шуларның 11 е җәй ахырына кадәр яңартылачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Казанда быел «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча планлаштырылган эшләр 56% ка үтәлгән. Шәһәрдә 10 км озынлыктагы 12 урам участогы яңартыла. 11 объектта эшләр җәй ахырына кадәр тәмамланачак.

Иң зур юл участокларының берсендә – Идел буе районының Аркылы Отар һәм Үзәк Отар урамнары буенча – ремонт 75% ка башкарылган. Биредә юлның өске катламын ныклы асфальт-бетон белән каплыйлар, тротуарларны яңарталар һәм яңгыр канализациясен ремонтлыйлар. Шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен эшчеләр 135 юл билгесе урнаштырачаклар, тамгалар төшерәчәк, яктыртуны тоташтырачаклар һәм җиде тукталыш павильонын җиһазландырачаклар. Эшләрне 15 нче сентябрьгә тәмамларга планлаштыралар.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында Коләхмәтов урамындагы 1,3 км озынлыктагы участокны ремонтлау тәмамлана. Тиздән юлчылар асфальт-бетоннан тигезләүче катлам җәячәкләр һәм тротуарларны ремонтлаячаклар. Шулай ук алты павильон белән тукталыш кесәләре төзү һәм юл тамгалары төшерү планлаштырыла. Эшләр 95% ка башкарылган. Май аенда Коләхмәтов урамындагы ремонтны шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде.

Параллель рәвештә башка объектларда да эшләр бара. Ай ахырына Яңа Савин районында Адоратский урамындагы юлны ремонтлаячаклар. Эшләр Ямашев проспектыннан Четаев урамына кадәрге участокны үз эченә ала. Бүгенге көндә ремонт 32% ка башкарылган. Шәһәрнең Совет районы Самосыр торак массивында Мир урамы буенча юлны яңарталар, оператив башкару – 34%. Авиатөзелеш районында Айдаров урамы участогы 52% ка яңартылган. Эшләр Ленинград урамыннан Лукин урамына кадәр алып барыла. Бу ике объектта ремонт 31 нче августка төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласында юл эшләренә 24 млрд сум акча бүлеп бирелде. Шуларның 1 млрд сумы участокларны «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонтлауга каралган.

Барлык яңалыклар