Ел башыннан шәһәрдә 20 авария булган, аларда 23 кеше зыян күргән, икесе һәлак булган
Фото: Денис Гордийко
Шул ук вакыт эчендә исерек шоферларга карата Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 1968 административ материал төзегән, ә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча 198 җинаять эше кузгатылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатыннан 23 нче августка кадәр ТР башкаласында «Аек шофер» рейды дәвам итәчәк.
Машина йөртүчеләрнең исереклек билгеләре белән идарә итүләре турында мәгълүматны @Kazan_bezopasnoBot Telegram-ботында хәбәр итәргә мөмкин. Быел битараф булмаган казанлылар 70 хәбәр җибәргән, аларны тикшергәннән соң 17 исерек шофер тоткарланган.
Дәүләт автоинспекциясе РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсе буенча шоферның, исерек хәлдә булып, кешенең сәламәтлеген какшаткан яки үлеменә китергән очрак катлаулы очрак булуын искә төшерә. Мондый хокук бозу 5 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана.
2023 елның җиде аенда ТР башкаласында 796 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 19 кеше һәлак булган, 932 се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлегендә.