Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2023, 11:38

Казанда этләрне тоту буенча мөрәҗәгатьләр саны 30% ка кимегән

Узган ел 4,7 мең хайван стерильләштерелгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июль, Татьяна Марюхова). Казанда йортсыз этләрне тотуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны 30% ка кимегән. Агымдагы елның беренче кварталында казанлылар хайваннар тешләү буенча 29% ка азрак мөрәҗәгать иткәннәр, ә хуҗасыз йорт хайваннарына карата шикаятьләр саны 40% ка кимегән. Бу хакта ТР башкаласы Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә тәртип урнаштыру омтылышы халыкның соравы белән бәйле. «Без шәһәр халкыннан мәктәп ишегалларында, балалар мәйданчыкларында еш яшәгән йортсыз этләр көтүләре турында күп мөрәҗәгатьләр алдык. Ә халык иминлеге – безнең өчен эшнең төп юнәлеше», – диде ул.

Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, узган ел беренче эт санын алу үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча 4,7 мең эт тотылган, стерильләштерелгән, вакцинацияләнгән һәм кире иреккә җибәрелгән. Хайваннарны яклау оешмалары белән бергә әлеге хайваннар стерильләштерелгән.

«Быел апрель аенда без расланган маршрутлар буенча шәһәр территорияләрен кабат әйләнеп чыктык, мәгълүматларны эшкәртү бара, нәтиҗә безгә кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелеген күрсәтәчәк һәм якын арада бурыч куячак. Ләкин бүген без этләрне тотуга гаризалар саны 30% ка кимүен күрәбез: беренче биш айда өч меңгә якын урынына 2058. Шәһәр халкының хайваннарга карата шикаятьләре саны 40% ка кимегән. Бу узган елгы 2,5 мең урынына 1,5 мең мөрәҗәгать. Беренче кварталда тешләүләр саны да 29% ка кимегән – бу өчтән бер өлешкә диярлек», - дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.

«Бу яхшы нәтиҗә. Без әле юл башында, ләкин бу инде беренче зур җиңү. Чынлыкта, бу бер генә нәрсә турында сөйли – дөрес юл сайланган, шуңа күрә системалы рәвештә эшләвен дәвам итәргә кирәк. Искәндәр Әнвәр улының без генә түгел, ә бөтен Казан агломерациясе буенча күршеләр дә бу эш белән шөгыльләнергә тиеш диюе хак. Әйдәгез, әлеге мәсьәләне күтәрик – җыелыйк һәм фикер алышыйк, муниципалитетлар белән эшләүдә комплекслы алым кирәк. Гуманизацияне әлеге мәсьәләнең башына куярга кирәк, иҗтимагый оешмалар бездән шуны таләп итә дә инде», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Искәндәр Гыйниятуллин, әгәр республика муниципалитетлары вәкилләре бу эшкә кушылмаса, эш файдасыз булырга мөмкин, дип ассызыклады. Аерым алганда, Казан белән чиктәш Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Лаеш районнары.

Бүген Татарстанда «Хайваннар дөньясын саклау» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның координаторы Искәндәр Гыйниятуллин булды. Ул иҗтимагый совет төзелгәнен, ә быелның февралендә инде киңәшмә узганын сөйләде. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Республика ветеринария идарәсе һәм Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе, шулай ук Фән һәм мәгариф вәкилләре, хайваннарны яклау хәрәкәте активистлары, волонтерлар, шәхси приют хуҗалары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре катнашты. Проект мәйданчыгында «Хайваннар белән җаваплы мөгамәлә турында»гы федераль законга төзәтмәләр кертү буенча закон чыгару инициативалары актив тикшерелә һәм төбәк законнары нормалары өйрәнелә.

ТР башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, республика Министрлар кабинеты карары проекты әзерләнгән һәм тикшерелә, ул йорт хайваннарын тоту һәм йөртү кагыйдәләрен билгеләячәк.

Бүгенге көндә Иҗтимагый советның бурычларының берсе – республика муниципаль районнарындагы коллегаларына хайваннар белән эш итү мәсьәләсендә ярдәм итү. Казан Башкарма комитеты күзәтчелек һәм хокук саклау органнарының бу өлкәдә эшне оештыру буенча күп кенә тикшерүләрен узды – Казан уртаклашырга әзер булган тәҗрибә тупланды.

Гыйниятуллин Татарстанның 20 дән артык муниципалитетында этләрне тоту буенча эшне Ульяновск өлкәсендә үз приютын урнаштырган эшмәкәр алып баруын сөйләде. Шулай итеп, закон нормалары бозыла – эт тотылганнан соң шунда ук приютка китерелергә һәм урнаштырылырга тиеш, аерым алганда, әлеге эшләргә биш сәгатьтән артык булмаган вакыт һәм 300 километрдан күп булмаган юл керә.

«Шуны аңлау мөһим: сүз закон нормаларын үтәмәү турында гына түгел, ә республика тарафыннан әлеге ихтыяҗларга бүлеп бирелгән бюджет акчаларын максатсыз куллану турында да бара. Мин моны район башлыклары исеменә язган хатларымда чагылдырдым, бу закон таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту аларга йөкләнгәнен күрсәттем һәм аларның реакциясенә өметләндем, әмма җавап итеп, барысы да тәртиптә һәм хокук бозулар юк дигән хатлар алдым. Республикада торак пунктлар төзекләндерелә, йортлар төзелә, яңа социаль объектлар барлыкка килә, территориягә җитди бюджет акчалары кертелә. Без Казанның хуҗасыз хайваннар миграциясе урыны булуын теләмибез. Бөтен эшнең уңышы безнең уртак тырышлыкларыбызга бәйле, шуңа күрә республикабызның муниципаль районнарындагы коллегаларыбызны уртак зур эшкә кушылырга чакырам һәм без тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер», – диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.07.2023
Барлык яңалыклар