Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2025, 10:19

Казанда наркоҗинаятьчелек дәрәҗәсе 20% ка кимегән

Шәһәр Башкарма комитетында наркотикларга каршы комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы узды

Казанда 11 ай нәтиҗәләре буенча наркотиклар белән бәйле җинаятьләрнең гомуми саны 20% ка кимегән. Барлыгы 723 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган, шуларның 30 ы – балигъ булмаганнар. Мондый мәгълүматларны наркотикларга каршы комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Фәизов җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов үткәргән очрашу нәтиҗәләре буенча профилактика эшен көчәйтү буенча берничә тәкъдим яңгырады. Алар арасында – комиссия составына яшьләр вәкилләрен кертү, мәктәпләрдә мәҗбүри социаль-психологик тест үткәрү, шулай ук наркотиклаштыру мәсьәләләре буенча аноним ышаныч телефоннарын бердәм хезмәткә унификацияләү.

Денис Гордийко фотосы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Дамир Фәизов оператив вакыйгалар турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, наркотиклар таратуга каршы торуда Казан полициясенең барлык хезмәтләре җәлеп ителгән. Гадәттәгечә наркотикларны күпләп тартып алуларны оператив бүлекчәләр башкара. Мәсәлән, җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре озак вакытлы оператив-эзләү эше нәтиҗәсендә якынча 2 кг мефедрон алган, бу якынча 8 мең бер тапкыр кулланыла торган дозага тиң. Ел башыннан наркотикларны зур күләмдә – 0,5 кг һәм аннан да күбрәк күләмдә тартып алуның алты очрагы теркәлгән.

Яшьләрне наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итүне профилактикалау өстенлекле бурыч дип аталды. Планлы оператив-профилактик чаралардан тыш, полиция җәмәгатьчелеккә актив хәбәр итә: массакүләм мәгълүмат чараларында җинаятькә катнашы булган тоткарланучылар турында җинаять җаваплылыгы күрсәтелгән 100 дән артык хәбәр басылып чыкты. Яшүсмерләр белән лекцияләр, әңгәмәләр, наркотикларга каршы видеороликлар карау үткәрелә, ата-аналар җыелышларында катнашалар, анда аларга кирәкле мәгълүмат җиткерелә.

Спикер шулай ук куркыныч мәгълүматны таратуның төп каналларын билгеләде. Наркотикларны турыдан-туры һәм читләтеп пропагандалауның төп чыганаклары дип «треш-контент» бастыручы блогерлар, шулай ук «Телеграм» мессенджеры һәм Интернетның «караңгы өлеше»н аталды. «Вконтакте» һәм «Ютуб» кебек эре видеохостинглар, шулай ук «Яндекс» һәм «Гугл» эзләү системалары наркотиклар пропагандасы булырга мөмкин булган мәгълүматны блоклый.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов Даркнет белән эшләргә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе белгечләрен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Укучыларның 82% ы социаль-психологик тест узган – наркоманиянең бер генә очрагы да ачыкланмаган

Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Энҗе Фәхретдинова шулай ук яшьләр арасында наркологияне профилактикалауның мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны иртә ачыклау максатыннан ел саен социаль-психологик тестлар һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрелә.

Тест 7-11 сыйныф укучылары арасында ата-аналарның мәҗбүри ризалыгы белән ирекле нигездә үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы наркотиклар куллануны раслау яки кире кагу өчен медицина тикшерүе узуга квота җибәрә.

Фәхретдинова соңгы елларда ата-аналарның психологик тестлардан һәм принципта психологик-педагогик ярдәмнән баш тарту тенденциясе сизелүен билгеләп үтте.

Агымдагы елда тест үткәрүдә 170 муниципаль мәктәп катнашкан. Тикшерелергә тиешле 58 мең укучының 47 меңнән артыгы тест узган, бу 82% тәшкил итә.

10 меңгә якын укучы тест узмаган. Аларның яртысы — ата-аналар рәсми рәвештә ризалык бирмәгән балалар. Баш тартуның төп сәбәпләре: ата-аналарның процедураны оештыруга ышанмау, шәхси мәгълүматлар таралудан курку, техник өзеклекләр, өйдә белем алу, авыру яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле азат ителүләре.

Докладчы үткәрелгән тест барышында укучылар арасында наркоманиянең бер генә очрагы да ачыкланмавын билгеләп үтте.

Тестлар уздырудан тыш, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башка чаралар да үткәрә: педагоглар өчен тематик семинарлар, елга ике тапкыр наркоманияне профилактикалау айлыгы оештырыла.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов профильле комитетларга мондый тестны мәҗбүри рәвештә кертү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте. Ул шулай ук ата-аналар бергәлеген әлеге процедураларда катнашу зарурилыгы турында агарту буенча актив эш кирәклеген ассызыклады.

Республика наркодиспансерының аноним ышаныч телефоны көн саен 30 шалтырату кабул итә

Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хаева үз докладында агымдагы елның 9 аенда «наркомания» чиренең 180 кешедә ачыклануын билгеләп үтте. Чагыштыру өчен, узган ел шушы ук чорда әлеге сан 178 кешегә җиткән. Статистика мәгълүматлары буенча, Казанда 2025 елның 1 октябренә наркомания диагнозы куелган 4,6 мең кеше һәм наркотик матдәләрне чиктән тыш күп кулланучы 3,6 мең кеше исәптә торган.

Казан невродиспансерында 28 яшүсмер исәптә тора, шуларның алтысына «наркомания» диагнозы куелган, берсе – «токсикомания» диагнозы белән, сигезе – алкоголь куллану һәм 13 е – наркотик матдәләрне чиктән тыш куллану.

«Проблемалы балалар өчен шәһәр наркодиспансерында җиде балалар-яшүсмерләр кабинеты эшли һәм стационар бүлекләрдә яшүсмерләр өчен 15 койка оештырылган», – дип өстәде Резеда Хаева.

Республика клиник наркология диспансерында аноним ышаныч телефон линиясе эшли, ул көн саен 30 шалтырату кабул итә. Белгечләр ата-аналарга наркотиклар куллану билгеләре, эш итү алгоритмнары, шулай ук профилактика, дәвалау һәм медицина ярдәме мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр. Диспансер белән +7(843)272-33-13 һәм +7(843)272-35-43 телефоннары аша элемтәгә керергә мөмкин.

Утырыш йомгаклары буенча Азат Абзалов медицина ярдәме алу һәм тыелган матдәләрне сату фактлары турында мәгълүмат бирү өчен бердәм ышаныч номеры булдырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук яшьләрне балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына кертү мөмкинлеген карарга кушты. Абзалов фикеренчә, яшьләр «авыр» яшүсмерләр белән «бер телдә» нәтиҗәлерәк аралаша алачак.

«Әлеге темага комплекслы якын килү безгә булган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моны бик тиз җиңә алмаячаклыгыбызны аңлыйм, ләкин иртәме-соңмы статистика безне сөендерә башларга тиеш», – дип йомгаклады Азат Абзалов.

Барлык яңалыклар