Бүгенге көндә кунакчыллык өлкәсендә барлыгы 16 меңгә якын кеше эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Казанда узган ел белән чагыштырганда туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 19,5%-ка арткан. Хәзерге вакытта бу тармакта барлыгы 16 меңгә якын кеше эшли, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова.
Белгечләр мәгълүматларына караганда, Казан икътисадында мәшгуль кешеләрнең 2,5%-ы кунакчыллык өлкәсендә эшли. Шулардан 3,9 мең кеше кунакханә инфраструктурасында, 10,9 мең кеше җәмәгать туклануы өлкәсендә эшли, ә 979 кеше туристлык агентлыклары һәм туроператорлар эшчәнлеге өлкәсендә эш белән тәэмин ителгән.
Узган ел белән чагыштырганда туризм өлкәсендә кадрларның саны 7%-ка кимегән, дип билгеләп үтте Д.Санникова. «Бу, беренче чиратта, туризмның Казанның һәм бөтен республиканың төп тармакларының берсенә әверелүе, бик тотрыклы тармак булуы белән бәйле, – диде ул. - Туризм һәм кунакчыллык өлкәсе хезмәткәренең имиджын күтәрү зур роль уйный. Һәм, әлбәттә, хезмәт хакы – ул уртача 35 мең сум, әмма, кагыйдә буларак, яхшы хезмәткәрләрне өстәмә премия белән кызыксындыралар».
Кунакчыллык өлкәсе персоналы белән эшләү туризм тармагын даими камилләштерергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте туризмны үстерү комитеты директоры. Аерым алганда, хезмәткәрләргә осталыкларын арттырырга Казанда ел башында 9 номинация буенча уза торган «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсы ярдәм итә. «Конкурста катнашучылар саны ел саен арта бара һәм быел анда 130 кеше катнашты, бу узган ел белән чагыштырганда 15%-ка күбрәк», - дип искәртте Д.Санникова.