Шулай ук фотоларны «Ак Барс Арена» стадионының медиафасадына урнаштырдылар
Казанда 14 билбордта 54 гаиләнең фотосурәтләре урнаштырылган. Аларны шәһәрнең төп урамнарында күрергә мөмкин. Акция Россиядә бүген билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана.
Акцияне оештыручыларга барлыгы 81 Казан гаиләсе алыштыргысыз тарихлы фотосурәт һәм гариза тутырып җибәргән. Алар арасында конкурс үткәрелмәде, әмма билбордларда бары тик иң сыйфатлы фотолар гына урнаштырылды.
Шулай ук 54 гаиләнең фотолары «Ак Барс Арена» стадионының медиафасадында пәйда булды. Казанлылар аларны 9 нчы июльгә кадәр күрә ала.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм хөрмәтенә Казанда рәсми рәвештә 127 пар мөнәсәбәтләрен теркәячәк. Никахлашу тантаналары «Казан» Гаилә үзәгендә узачак. Ел башыннан ТР башкаласында никахлашу турында 4225 акт язмасы теркәлгән.