В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әгәр сез караклар корбаны булсагыз яки сезне алдарга тырышсалар, кичекмәстән 02 (мобиль телефоннан – 020) телефоны буенча полициягә шалтыратырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче март). Казанда яшәүче ханым караклар корбаны булган. Бозымны алам дип билгесез кеше пенсионердан акча һәм алтын әйберләр урлый. Китерелгән матди зыян 33 мең сумны тәшкил иткән.
Көндез зыян күрүче су сорап кергән яшь хатын-кызны өенә кертә. Таныш булмаган кеше фатир хуҗасына рәхмәт белдерә һәм аңа бозым салынуын, шуңа тормышында күңелсез вакыйгаларның еш булуын җиткерә. Бу сүзләргә 66 яшьлек пенсионер хатын ышана һәм чистарыну ритуалына ризалаша. Йоланы башкарып чыгу өчен карак хатын пенсионерга булган барлык акчаларын һәм кыйммәтле әйберләрен бер урынга җыярга куша.
Төрле әфсеннәр һәм догалар укып, зыян күрүченең бөтен милкен гәҗиткә төрә. Шул вакытта ул аннан аш бүлмәсеннән су алып килүен сорый. Хатын киткәндә өч көн гәҗитне ачмаска куша, югыйсә догалар кабул булмый ди. Кунакны озаткан пенсионер ханым акча һәм кыйммәтле әйберләр сакланышына ышана, әмма алар урынына гәҗит төргәкләре генә табыла. Бу хәл турында ул шунда ук полициягә хәбәр итә.
РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чараларын башкара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Казан полициясе өйгә чит кешеләрне кертмәскә, акча ярдәмендә төрле ритуаллар ясап алырга мөмкин булган бозымнар турында сезгә хәбәр иткән затларга ышанмаска чакыра. Моннан тыш, үзләрен социаль яки ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре дип тәкъдим иткән затларның документларын тикшерергә, алынган мәгълүматны ачыклау максатыннан әлеге учреждениеләргә шалтыратырга кирәк.
Әгәр сез караклар корбаны булсагыз яки сезне алдарга тырышсалар, кичекмәстән 02 (мобиль телефоннан – 020) телефоны буенча полициягә шалтыратырга кирәк.