Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2020, 10:54

Казанда алдакчылар коронавируска «тестлар» сату белән шөгыльләнә башлаган

Ялган белдерүләр күпфатирлы йортларның мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Казанда алдакчылар коронавируска тестлар сатып алырга тәкъдим итә башлаган. Ялган белдерүләр күпфатирлы йортларның мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

Игъланнарда коронавируска тестларны 27-нче марттан 8-нче апрельгә кадәр ташламалы бәяләрдән сатып алырга мөмкин, ә сатып алу турындагы бөтен мәгълүматны сайттан белергә мөмкин, диелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, коронавируска тестларны мөстәкыйль сатып алып булмый.

Тест өчен авыз һәм борын куышлыгыннан биоматериал алу теләсә кайсы медицина оешмасында табиб юлламасы һәм авыру симптомнары булганда гына башкарыла. Тестны Россиягә дөньяның башка илләреннән килгәннәр һәм коронавирус расланган кешеләр белән элемтәдә булганнар гына уза ала.

Казан полициясе билгесез QR-кодларны сканерларга һәм шикле сылтамалар буенча күчәргә кирәк түгеллеген искә төшерә. Киресе булган очракта, сез үзегезнең мобиль җайланмаларыгызга вируслы зарарлы программаларны, яки сезнең гаджетларыгыз белән читтән торып идарә итәргә мөмкинлек бирә торган программаларны йөкли аласыз.

Алдалау очракларына тарысагыз, 02, 112 (мобиль телефоннан - 020) телефон номерлары аша полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Барлык яңалыклар