В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул «ВКНИИВОЛТ» заводының искергән комплексы урынына эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
Котельный киләсе җылыту сезонында эшли башлар дип планлаштырыла. Моңа кадәр конструкциягә инженерлык коммуникацияләре тоташтырылачак. Моның өчен канализация челтәрләрен һәм җир асты кабелен котельныйдан чыгару белән бәйле проблемалар хәл ителде, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин «Вконтакте» социаль челтәрендә.
Исегезгә төшерәбез, май аенда Татарстан башкаласында җылыту сезонына әзерлек башланды. Быел шәһәрдә 46,8 км җылылык челтәре яңартылачак һәм өч котельный модернизацияләнәчәк.