Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2020, 15:55

Казанда Мега һәм IKEA табибларга һәм мохтаҗ гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә башлады

Кичә Казанның 7-нче шәһәр хастаханәсенә йогышлы палаталарны тәэмин итү өчен беренче партия җиһазлар китерелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). IKEA ваклап сату челтәре һәм Мега сәүдә үзәге коронавирус инфекциясе булган авырулар белән эшли торган медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтү турында карар кабул итте. Кичә Казанның 7-нче шәһәр хастаханәсенә йогышлы палаталарны тәэмин итү өчен беренче партия җиһазлар китерелде, ә Республика балалар клиник хастаханәсенә - төзелеш материаллары. Киләсе атнада Республика клиник хастаханәсенә җибәрә башлаячаклар. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

Хәйрия ярдәме кысаларында хастаханәләргә кирәкле җиһазлар, урын-җир әйберләре һәм инфекция палаталары җиһазлары, шулай ук табибларның тәүлек буе яши торган бүлмәләре өчен ИКЕА ассортиментыннан товарлар китерелә. Моннан тыш, кайбер медицина учреждениеләрендә биналарны коронавируска каршы көрәш максатыннан яңадан җиһазлау өчен төзекләндерү эшләре ясала. Мәсәлән, Мега һәм ОБИ Сафиуллин урамындагы балалар корпусын төзекләндерүдә һәм җиһазландыруда ярдәм итәчәк. Кичә кирәкле төзелеш материалларын кайтару башланды инде.

Авыр хәлдә калган Казан гаиләләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. Ә коронавируслы пациентларны дәвалауга җәлеп ителгән 400 табиб Мега һәм IKEA кибетләреннән «Кайгыртучанлык тартмасы» алачак. «Бәхетле» компаниясе әлеге проектта партнер булды, ул продуктларны үз бәясенә бирде.

«Альпари» фонды белән берлектә 8 мәктәп-интернатта тәрбияләнүчеләргә уеннар тәкъдим ителәчәк. Ingka Centres үзәк офисы, «Перспектива» фонды һәм «Альпари» фонды белән хезмәттәшлек кысаларында Мега Казан шулай ук инвалидлыгы булган 19 гаилә өчен спорт җиһазлары сатып алырга планлаштыра.

«Мега һәм IKEA компанияләренә шәһәребезнең хәйрия проектларына кушылулары өчен рәхмәт. Асылда, алар башкарган эш - ул мегамәрхәмәтле Казан», - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

Барлык яңалыклар