В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр юлларында энергия саклаучы 3 мең яктырткыч урнаштырылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда юл-транспорт һәлакәтләре еш була торган урыннарны бетерү эше дәвам итә. Барлыгы 91 авария куркынычы булган участок ачыкланган, шуларның 87-се хәзерге вакытта бетерелә, тагын дүрт объектта эшләр тәмамлана. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Юл-транспорт һәлакәте концентрациясе урынына урам-юл челтәрен ремонтлау барышында аерым игътибар бирелә. Республика бюджеты акчасына быел 1,5 мең юл билгесе, 8 светофор куелган, 12 ясалма юл тигезсезлеге урнаштырылган.
«Бу чараларны кабул итү кирәклеге узган ел юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау нәтиҗәләре буенча билгеле булды, – дип аңлатты И.Куляжев. – Ачыкланган участокларда 33 кеше һәлак булды».
Юлларны яктыртуны яхшырту эшләре дәвам итә. И.Куляжев сүзләренә караганда, быел урамнарның 181 участогында юл эшләре кысаларында 3 мең энергия саклаучы яктырткыч урнаштырылган. Мәсәлән, Щапов урамында тышкы яктырту барлыкка килгән, Ишкәкле спорт төрләре үзәге янында, Ломжа урамындагы һәм башка участоклардагы тротуарлар буйлап тышкы яктырту барлыкка килгән.
Юл билгеләренә республика бюджетыннан 250 млн сум акча бүлеп бирелде, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Бүгенгә ул 370 мең кв.м мәйданда ясалган.