Биш күп фатирлы йортта су белән тәэмин итү торгызылды
Фото: «Водоканал» МУП
Казанда Ф.Әмирхан урамындагы 15 нче йорт янындагы суүткәргечтә авария-торгызу эшләре тәмамланды. Биш күп фатирлы йортта су белән тәэмин итү торгызылды.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, авария 1994 елда төзелгән суүткәргеч челтәренең тулысынча тузганлыгы һәм полиэтилен торба үткәргечтә ярыклар барлыкка килү сәбәпле килеп чыккан. Эшләрне башкару өчен предприятие авария участогында су белән тәэмин итүне туктаткан.
Исегезгә төшерәбез, авария аркасында Ф.Әмирхан урамы буенча Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр Миллениум күпере ягына юнәлеш буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнде. Эшләргә өч авария хезмәте бригадасы һәм 16 берәмлек махсус техника җәлеп ителде.