В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авыруның 23 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 авыруының 23 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се - читтән керүчеләрдә, 21-е - контактлы. Бер кеше хастаханәгә озатыла, 22 авыру үз өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше бар, 8 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 6 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 3 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
16 кеше - Казанда, 2 кеше - Әлмәт районында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Баулы, Буа, Лениногорск һәм Саба районнарында яши.
13-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 авыруының барлыгы 6835 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5636 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 18 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 5449 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 62 мең 811 кеше авырган, 876 мең 225 кеше сәламәтләнгән, 18 мең 578 кеше үлгән.