В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авыруның 22 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 3 кеше бар, 6 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 4 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
11 кеше - Казанда, 3 кеше - Арча районында, берәр кеше - Яр Чаллыда, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Питрәч һәм Спас районнарында яши.
15-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның барлыгы 6880 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5662 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 11 кеше - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 5529 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 1 млн 73 мең 849 кеше авырган, 884 мең 305 кеше сәламәтләнгән, 18 мең 785 кеше үлгән.