В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча СОVID-19 белән авыруның 84 яңа очрагы теркәлгән
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Татарстанда COVID-19 белән авыруның тагын 84 очрагы расланды. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, 5 кеше авыруны читтән алып кергән, 79 кеше йогышлы авырулылар белән элемтәдән соң авырый.
Авыручылар арасында - 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 16 кеше, 35 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 15 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 12 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр, 2 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
60 кеше Казанда яши, 6 кеше - Яшел Үзән районында, 3 кеше - Лаеш районында, 2-шәр кеше - Яр Чаллыда, Буа, Биектау, Тукай районнарында, берәр авыручы Апас, Чүпрәле, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Спас районнарында яшиләр.
17-нче майга Татарстанда СОVID-19 авыруының 2232 очрагы теркәлгән, 7 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 1173 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 65 кеше - соңгы тәүлектә.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 2438 кеше тора, 25 мең 217 пациент күзәтү астыннан чыгарылган. Тәүлек эчендә коронавируска 4186 тест уздырылган, тикшеренүләр башыннан бирле - 94 мең 275 тест.
Россиядә тәүлек эчендә инфекция белән авыруның яңа 9 мең 709 очрагы расланган. Шулай итеп, илдә COVID-19 белән авыручылар саны 281 мең 752-гә җиткән. 67 мең 373 кеше терелгән, 2631 кеше үлгән.