Тәүлек эчендә Республикада СОVID-19 белән авыруның 85 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 32 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 7 кеше бар, 22 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 16 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 20 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 12 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр һәм 5 кеше –80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
Авыручыларның 55-е Казанда яши, 13 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Югары Ослан районында, икешәр кеше – Буа, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында, берәр кеше – Бөгелмә, Чүпрәле, Лаеш, Нурлат, Саба һәм Чистай районнарында.
29-нчы гыйнварга Татарстанда 875 COVID-19 белән авыруның барлыгы 15 мең 875 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 12 мең 331 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 97 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «Спутник V» вакцинасын 12 мең 777 кеше ясаткан, шулардан 2476 кеше – икенче микъдарны.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 238 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 813 мең 48 кеше авырган, 3 млн 255 мең 462 кеше сәламәтләнгән, 72 мең 185 кеше үлгән.