В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Республикада СОVID-19 белән авыруның 83 яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 83 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 25 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 5 кеше бар, 28 кеше – 30 дан 50 яшькә кадәр, 18 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 19 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, алтышар кеше – 70 яшьтән 80 яшькә һәм 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
48 кеше Казанда яши, 7 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Түбән Кама районында, өчәр кеше - Әлки, Яшел Үзән, Норлат районнарында, икешәр кеше - Азнакай, Алексеевск, Апас, Биектау, Тукай районнарында, берәр кеше - Аксубай, Буа, Алабуга, Зәй, Лениногорск районнарында.
Барлыгы 4-нче февральгә Татарстанда 16 мең 385 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 12 мең 881 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 69 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 16 мең 714 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 3 млн 917 мең 918 кеше авырган, 3 млн 389 мең 913 кеше сәламәтләнгән, 75 мең 205 кеше үлгән.