Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.03.2026, 14:48

Соңгы биш елда Казанда профилактик тикшерүләр саны дүрт тапкырга арткан

Узган ел шәһәр халкының 87 проценты профилактик тикшерүләр узган

Марат Мөгыйнов фотосы

Соңгы биш елда Казанда диспансеризация белән бәйле чаралар саны дүрт тапкырга арткан. Әмма, ел йомгаклары буенча, башкаладагы олы кешеләрне профилактик тикшерү планы 87 процентка гына үтәлгән. Нәкъ менә иртә диагностика авырулар һәм үлем очракларын киметүнең төп коралы булганлыктан, шәһәр хакимияте халыкны даими тикшерүләргә җәлеп итү эшен көчәйтә. Бу хакта бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган йомгаклау утырышында министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, диспансеризация авыруларны һәм авыру китереп чыгарырга мөмкин очракларны вакытында ачыкларга, шулай ук иртә стадияләрдә профилактика уздырырга мөмкинлек бирә. Эшкә сәләтле халыкны тагы да күбрәк җәлеп итү максатыннан шәһәрдә «Сәнәгать диспансеризациясе» дигән проект гамәлгә ашырыла: аның кысаларында предприятиеләрнең 80 меңгә якын хезмәткәре тикшерелгән – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк. 4,7 мең кешегә икенче тапкыр тикшеренү өчен юллама бирелгән.

Уңай үзгәрешләргә карамастан, медицина учреждениеләренең бер өлеше план күрсәткечләреннән артта кала. 8 нче шәһәр поликлиникасында, 2 нче клиник хастаханәдә һәм 20 нче шәһәр поликлиникасында түбән нәтиҗәләр теркәлгән. Җитәкчеләргә контрольне көчәйтү, реестрлар булдыруны җайга салу һәм халыкны заманча аралашу каналлары аша тикшеренүләргә чакыру бурычы йөкләнгән.

Системалы эш нәтиҗәсендә ике елдан артык диспансеризация узмаган халык саны 6 процентка кимегән, әмма зур эш башкарылуга карамастан, халыкның 38 проценты профилактик тикшерүләр узмаган булып санала. Аны киметү эшенә район администрацияләрен җәлеп итәргә ниятлиләр.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган авыру очраклары профилактиканы көчәйтү зарурлыгын раслый: олыларда һәр дүртенче очрак диярлек үлемнең төп сәбәбе булып тора торган кан әйләнеше системасы авырулары (24,5%) белән бәйле. Икенче урында – сулыш органнары авырулары (20,5%), өченче урында сөяк-мускул системасы авырулары (10,4%) тора. Нәкъ менә шуңа күрә профилактик тикшерүләрнең иң күп саны – 168 меңнән артык очрак йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга туры килә.

Максатлар һәм бурычлар илкүләм «Гаилә» проектына туры китереп билгеләнгән.

Фоторепортаж
Илсур Метшин ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау утырышында чыгыш ясады
Барлык яңалыклар