Казанда электромобильләр саны өч ел эчендә биш тапкырга арткан — 815 машинага кадәр
Казанның парковка рөхсәтләре реестрында 815 электромобиль бар, шуларның 275ен ел башыннан теркәгәннәр. Мондый машиналарның хуҗалары шәһәрнең урам-юл челтәре буйлап урнашкан муниципаль парковкалардан, инвалидлар өчен урыннардан тыш, бушлай файдалана ала, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.

Узган ел нәтиҗәләре буенча реестрга 288 экологик транспорт чарасы кертелгән, 2022 елда – 124, 2021 елда тагын 77. Түләүсез муниципаль парковка хокукы хуҗаларга 2015 елда бирелгән. Шул чордан алып 2020 елга кадәр реестрда 51 автомобиль барлыкка килде.

Муниципаль парковкалардан түләүсез файдалану хокукы гибрид транспорт чаралары хуҗаларына кагылмый. Чөнки чара экологияне яхшыртуга, атмосферага зарарлы матдәләр чыгару күләмен киметүгә, шулай ук электромобильләр үсешен этәрүгә юнәлдерелгән.

Автомобильне реестрга кертү өчен Казанның транспорт комитетына (шәхсән яки почта аша), МФҮгә мөрәҗәгать итәргә яки документларны ТР Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрергә кирәк. Машина йөртүчеләрдән гариза тутырырга, РФ гражданины паспортын, транспорт чарасын теркәү турында таныклык һәм транспорт чарасы паспортын бирергә кирәк. Гаризаны сылтама буенча күчереп алырга мөмкин.

Муниципаль хезмәт турында тулы мәгълүматны KZN.RU сайтында карап була (Башкарма комитеты – Транспорт комитеты — Хезмәтләр салынмаларында).

2024-10-09T09:00:49+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.