Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2020, 10:48

Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 4 ай эчендә 6,1%-ка кимегән

Зыян күрүчеләр саны 13,2%-ка кыскарган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Агымдагы елның 4 аенда Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6,1%-ка кимегән. Зыян күрүчеләр саны 13,2%-ка кыскарган. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында билгеле булды, ул шәһәр Башкарма комитетында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, «Юл хәрәкәте иминлеге» буенча шәһәр комиссиясе рәисе Илдар Шакиров җитәкчелегендә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков та катнашты.

Юл хәрәкәте иминлеге турында төп доклад белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Гәрәев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан йөртүчеләргә карата 93 меңнән артык, җәяүлеләргә карата 18 меңнән артык административ материал төзегән.

Аварияләрнең күпчелек өлеше, элеккечә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга, дип ассызыклады Р.Гәрәев. «Юл-транспорт һәлакәтләренең 95%-ы транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тупас бозулары аркасында булган. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, идарә стажы ике елдан да кимрәк булган машина йөртүчеләр катнашында 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше үлгән һәм 41 кеше җәрәхәтләнгән», - диде ул.

Юл-транспорт һәлакәтләренең бер өлеше урам-юл челтәрен карап тотудагы җитешсезлекләр һәм юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларының куркынычсызлык стандартларына туры килмәве белән бәйле. Әлеге категориядә, докладчы сүзләренчә, 278 очрак теркәлгән. Иң еш җитешсезлекләр - юл билгеләренең таушалуы һәм юл өслегенең дефектлары, дип аңлатты спикер.

«Юл өслеге дефектлары булган 17 участокның 13-е юлларны ремонтлау программаларына керде. Участокларның берсендә - Химиклар урамында урнашкан 45-нче номерлы йорт районында чокырларга тулы күләмдә ремонт ясалды», - диде ул.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең урам-юл челтәрендә 142 авария участогы, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе булган 8 урын бигеләнгән, аларда юл куркынычсызлыгын арттыру чаралары уздырылачак.

Агымдагы елда муниципаль юл фондларының калган акчалары хисабына якынча 8 млн сумга балалар мәгариф учреждениеләре янында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары планлаштырылган, дип хәбәр итте Р.Гәрәев.

«Ясалма тигезсезлекләр урнаштыруга һәм җәяүлеләр өчен киртәләр куюга торглар үткәрелде, подряд оешмасы билгеләнде инде. Безнең бурыч - торглар үткәрелгән һәм юл хәрәкәтен оештыру схемалары расланган чараларны кыска вакыт эчендә гамәлгә ашыруга керешү», - дип билгеләп үтте спикер.

Урам-юл челтәрен ремонтлау шул исәптән «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты акчалары исәбеннән башкарыла, аны гамәлгә ашыруга быел 3,839 млрд сум күләмендә финанслау бүлеп бирелде, дип искәртте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов. Бу акчаларның 2,8 млрд сумы Зур Казан боҗрасын төзүгә юнәлдерелде. Моннан тыш, 1 млн суп Академик Завойский урамыннан алып Академик Губкин урамына кадәр Җиңү проспектын, Академик Арбузов урамын, Академик Арбузов урамыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр Ямашев проспектын, Патрис Лумумба урамын, Даурия урамыннан Бкртуган Касыймовлар урамына кадәр Рихард Зорге урамын, Болотников урамын, Фрунзе урамын, Тэцевская урамын норматив хәлгә китерүгә юнәлдерелгән.

«Эшләр комплексы эчендә асфальт-бетон өслекнең өске катлавын алыштыру, тышкы яктырту челтәрләрен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгының кирәкле элементларын урнаштыру каралган», - диде А.Ибраһимов. Урам-юл челтәрен ремонтлау юл хәрәкәте именлеген арттыруга һәм һәлакәтләрне киметүгә ярдәм итәчәк, дип өстәде спикер.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында быел юл эшләренә 7,5 млрд сум бүлеп бирелгән. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен киртәләр, юл билгеләре, светофорлар урнаштыру, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыру һәм юл билгеләре ясау каралган. Моннан тыш, Белинский, Гагарин, 32 нче Хәрби шәһәрчек, Галактионов, Фукс, Латыйпов, Тихорецкая урамнарында, Привольный бистәсенә килү юлларында юл яктырткычлары барлыкка киләчәк.

Барлык яңалыклар