Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2019, 10:52

Казанда автобус йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 25%-ка кимегән

Пассажирлар җәмәгать транспорты эшенә дә сирәгрәк зарлана башлаганнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Ксения Швецова). Казанда 2019 елның беренче 6 аенда автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең саны 25%-ка кимегән. Шулай ук узган ел белән чагыштырганда, пассажирлар җәмәгать транспорты эшенә сирәгрәк зарлана башлаган – мөрәҗәгатьләр саны 16%-ка кимегән, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләре буенча тиешле кагыйдәләрне бозган машина йөртүчеләрне һәм кондукторларны эштән азат итүгә кадәр чаралар күрелә.

Көн саен шәһәр халкына һәм кунакларына мең берәмлектән артык шәһәр пассажир транспорты күчмә составы хезмәт күрсәтә. Беренче яртыеллыкта Казанның җәмәгать транспорты 126 млн пассажирга хезмәт күрсәткән – бу көн саен 700 меңгә якын пассажир дигән сүз.

Казанда юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе карары белән март аеннан башлап шәһәр җәмәгать транспортының күчмә составы өчен өстәмә тизлек режимы кертелде – сәгатенә 55 чакрымнан артык түгел, дип искәртте спикер. Тизлек режимының үтәлешен контрольдә тоту АСУ-Т системасында көн саен башкарыла. «Нәтиҗәдә, 4 айда әлеге тизлек режимын арттыру 5 тапкыр кимегән, – диде И.Шакиров. - Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча җәмәгать транспортын йөртүчеләр гаебе белән аварияләр күрсәткече кимегән. Беренче яртыеллыкта юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 25%-ка кимегән, ә аларда зыян күрүчеләр саны - 26%-ка».

1-нче июньнән шәһәр пассажир транспортының барлык төрләрендә дә элемтәсез банк картасы аша түләү башкарып була, дип искәртте И.Шакиров. Барлык күчмә составта мобиль контроль-касса аппаратлары урнаштырылган, алар ярдәмендә транспорт һәм банк карталары белән түләп була. Предприятиенең әлеге сервисын тәэмин итү өчен өстәмә 500 кондуктор кабул ителгән, барлык транспорт йөртүчеләр дә алар белән укулар уздырган. Бер ай эчендә системаларның үзара бәйләнешен җайга салу алып барылган, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен анализлау уздырылган. Бүгенге көндә банк картасы белән түләнгән сәфәрләр саны 1 млн 150 меңнән артып киткән. Әмма шикаятьләр дә бар – пассажирлардан җәмәгать транспортында акчасыз исәп-хисап башкару буенча барлыгы 367 мөрәҗәгать килгән. «Еш кына түләүне башкарып булмавына шикаятьләр килә. Моның төп сәбәбе - карта контактсыз түгел, карталарны дөрес кулланмау очраклары да бар, - дип билгеләп үтте И.Шакиров. - Тик кондукторлар эшенә нигезле шикаятьләр дә юк түгел. Бу юнәлештә аңлату эшләре дәвам ителәчәк, барлык кисәтүләрне һәм шелтәләрне без кыска вакыт эчендә бетерергә тырышачакбыз».

«Автобус йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 25%-ка кимеде - бу бик яхшы нәтиҗә. Һәм бу күктән төшкән уңыш түгел – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча системалы эш, аны дәвам итү мөһим, – дип шәрехләде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. – Әмма моның белән бергә хезмәт күрсәтү сыйфатын да яхшыртырга кирәк, шикаятьләр җитәрлек әле. Кадрлар белән эшләүне дәвам итәргә кирәк».

Ел башыннан алып транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатына карата 4 меңгә якын тәкъдим һәм шикаять килде, дип хәбәр итте И.Шакиров. Машина йөртүчеләр һәм кондукторлар эшенә килгән барлык шикаятьләр дә предприятиеләрдә, Транспорт комитетында һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча шәһәр комиссиясендә карала, анда алар буенча транспорт предприятиеләре хезмәткәрләрен эштән азат итүгә кадәр тиешле чаралар күрелә. Әйтик, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 290 машина йөртүче һәм кондуктор премияләрдән мәхрүм ителгән, 213 машина йөртүче шелтә алган, ә 9 машина йөртүче һәм 8 кондуктор эштән куылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.07.2019
Видеорепортаж
22.07.2019 09:35
2019 елның 6 ае эчендә Казанның җәмәгать транспорты 126 млн пассажирга хезмәт күрсәткән
Барлык яңалыклар