Чаралар шәһәрнең барлык районнарында да узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Халыклар бердәмлеге көненә - иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсенә - Казанда бәйрәм программасы әзерләнгән.
Чаралар шәһәрнең барлык районнарында да узачак. Мәдәният йортларында, музейларда, театрларда, китапханәләрдә һәм башка мәдәни учреждениеләрдә концертлар, күргәзмәләр, лекцияләр һәм башка бик күп чаралар оештырылган. Мәсәлән, Г.Камал театрында «Исәнме, улым! / Здравствуй, мама, это я!» спектакле, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Җыр да, уй да бердәм» дигән җырлы-музыкаль марафон узачак, ә ТР Милли музеенда «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясенә кушылачаклар. KZN.RU порталы милли бердәмлекне гәүдәләндерә торган бәйрәмгә багышланган чараларның тулы афишасын бастыра.