Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2024, 12:19

Казанда күпфатирлы йортларның капиталь ремонты 46% ка үтәлгән

60 шәһәрлене авария хәлендәге торак йортлардан күчереп урнаштырырга планлаштыралар

Казанда бу елгы программага кертелгән күпфатирлы йортларның капиталь ремонты 46% ка үтәлгән. Барлыгы 180 йортның 11 объектында эш тулысынча тәмамланган. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Торак фонды бик зур игътибар таләп итә. Ел саен без капиталь ремонтның күләмен арттыру һәм торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын яңарту өчен мөмкинлекләр эзлибез, табабыз һәм алардан файдаланабыз. Бу федераль проектлар һәм милли программаларда катнашу да, Казанда узачак глобаль чараларга әзерләнү дә», – дип билгеләп үтте башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ул, эссе һава торышы булуга карамастан, эшләрнең тукталып тормавын да искәртте. «Ышаныгыз, бу бик авыр. Офиста кондиционер астында эшләп ияләнгән ун кешенең тугызы мондый эсседә бер көн дә түзә алмас иде. Безнең кешеләр, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, һәлакәтләрне булдырмау һәм шәһәр халкының югары тормыш сыйфатын тәэмин итү өчен кулдан килгәнне дә, килмәгәнен дә эшлиләр», – диде Рөстәм Гафаров.

Шәһәр торак оешмалары, идарәче компанияләр һәм ТМШ, капиталь ремонттан тыш, агымдагы ремонт акчалары хисабына күпсанлы эшләр башкаралар. Шулай итеп, 30 йортның түбәсе, 26 бинаның фасады яңартыла, 16 объектта җылытуны һава торышы белән көйләү узелы урнаштырыла. 158 күпфатирлы йортта баскыч урнашкан җирне ремонтлаячаклар.

«Бүгенге көндә әлеге программа 38% ка үтәлгән. Эшләр план буенча бара, тикшерү «Техник надзор хезмәте» МУП тарафыннан башкарыла», – дип хәбәр итте Искәндәр Гыйниятуллин.

Спикер Казанда БРИКС саммитына планлаштырылган 39 йортның 34 ендә фасад һәм түбәләрнең ремонтлануын искә төшерде. Белгечләр калган нокталарда – мәдәни мирас объектларында эшләр алып бара.

Шәһәрлеләрне авария хәлендәге торак йортлардан күчереп урнаштыру турындагы сорау аерым хәл ителә. ТР башкаласында елның беренче яртысында алты йорт шундый хәлдә дип танылган. Казанда авария хәлендәге торак йортлардан күчереп урнаштыру программасының двәам ителүен барлыгы 113 күпфатирлы йорт көтә. Алардан 16 объектта шәһәр башкарма комитетын кешеләрне әлеге йортлардан күчерергә мәҗбүр итүче хөкем карары бар.

«Хәзерге вакытта республика рәисе тарафыннан 73 миллион сумга программаның чираттагы этабы килешенелгән. Без – 60 казанлы яшәүче 17 торак йортны күчереп утырта алабыз», – дип өстәде доклад ясаучы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.07.2024
Видеорепортаж
08.07.2024 10:49
2024 елның 8 нче июлендә эшлекле дүшәмбе
Барлык яңалыклар