Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Бондаренко урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәрге участокта башкарылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март). Казанда быел Четаев урамына капиталь ремонт ясалачак. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Бондаренко урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр 380 метр озынлыктагы участокта башкарылачак.
Капиталь ремонт асфальт-бетон катламының өске катламын алмаштыруны күздә тота, шулай ук кирәк булган очракта яңа юл билгеләре һәм җәяүлеләр өчен киртәләр куелачак. Ремонт эшләре автомобиль юлларының транспорт-эксплуатация торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Быел Казан шәһәр агломерациясендә илкүләм проект буенча барлыгы 33,9 километрдан артык юлны ремонтлау планлаштырыла.
«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыру 2024 елга кадәр планлаштырылган. Аның төп максаты – Татарстанда норматив таләпләргә туры килә торган төбәк автомобиль юллары өлешен 46% тан 50% ка кадәр, шәһәр агломерацияләре юлларын 79% тан 85% ка кадәр арттыру.
Исегезгә төшерәбез, быел илкүләм проект буенча Восход, Энергетиклар, Әмирхан, Салмачы торак массивындагы Центральная урамнары капиталь ремонтланачак.