В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектның аркалы капкалары яңадан торгызылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Объектта тышкы стеналар, тәрәзәләр һәм ишекләр чистартылачак һәм буялачак. Эшчеләр гидроизоляцияләү буена эшләр башкарачак, су агып төшә торган торбаларны алыштырачак. Шулай ук бригадалар штукатурканы ремонтлау белән шөгыльләнәчәк, агач рамнарны яңартачак.
Моннан тыш, аркалы капкаларны, агач коймаларны яңадан торгызу планлаштырыла, ә төп керү урыны өстендә кронштейннарга беркетелгән чыныктырылган пыяладан асылма түбә барлыкка киләчәк.
Искәртеп узабыз, октябрь аенда Казанда узачак БРИКС саммитына 200 дән артык тарихи объект яңартылачак. Алар арасында Сөембикә манарасы һәм Казан ратушасы да бар.