Проект авторлары - ТР цифрлы трансформация үзәге белгечләре.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Татарстанда республика халкының битлек кию режимын һәм социаль дистанцияне үтәүләрен билгели башладылар. Pandemic Vision яңа технологиясе ясалма интеллект нигезендә Казан метрополитенының «Җиңү проспекты» станциясендә сынау режимында эшли башлады инде.
Компьютер ярдәмендә видеокүзәтү камералары пассажирларда битлек булу-булмавын, шулай ук социаль дистанция үтәлешен терки. Шулай итеп, бер көннең мәгълүматлары буенча, станциядәге пассажирларның 98%-ы битлектә булуы, 88% кеше социаль дистанцияне саклавы, 1% битлек режимын да, социаль дистанцияне дә үтәмәүләре ачыкланган.
Проект авторлары - ТР цифрлы трансформация үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, технологияләрне һәркайда кертү предприятиеләргә пандемия аркасында чикләүләр вакытында үз эшчәнлеген оператив рәвештә яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Киләчәктә проект Татарстан компанияләренә катлаулы эпидемиологик шартларда да эшләргә ярдәм итә алачак, чөнки хезмәткәрләрнең барлык кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәүләре контрольдә тотылачак.
Моннан тыш, система рестораннарга һәм кибетләргә килүчеләр агымын анализларга мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар нигезендә республика халкы иң «имин» кибет яки ресторанны сайлый алачак. Технология шулай ук «Цифрлы авыл» проекты кысаларында сатучысыз кибетләрдә кулланыла.
ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанның цифрлы трансформация үзәгенең яңа проекты Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә торган «Смартека» социаль-икътисадый үсешнең иң яхшы практикалары конкурсында катнаша. Ссылтама буенча үтеп, республика җитештерүчеләренең проекты өчен тавыш бирергә мөмкин.