В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җайланмалар Профсоюз – Астрономия, Мәскәү – Камал, Павлюхин – Шаляпин һ.б. урамнары киселешендә урнаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
Видеокамералар Профсоюз – Астрономия, Мәскәү – Камал, Павлюхин – Шаляпин урамнары киселешендә, шулай ук Әмирхан проспекты һәм Воровский урамы, Ибраһимов проспекты һәм Волгоград урамы киселешендә урнаштырылган.
Казанның Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, видеокүзәтү системасы «Юл хәрәкәте идарәсенең автоматлаштырылган системасы» муниципаль казна учреждениесе диспетчерына ремонт бригадалары белән идарә итү буенча карарларны оперативрак кабул итәргә мөмкинлек бирә. Видеоматериал юл-транспорт һәлакәте чыккан очракта да саклана, аны алга таба ЮХИДИ идарәсенә бирергә мөмкин.