В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта архив фотолары буенча койма һәм капка өлешләре торгызылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Вакытлар узу белән йортның тышкы күренеше үзгәрмәгән диярлек, әмма капка, багана, тәрәзә уемнарының кайбер өлешләре, фасадтагы лампалар юкка чыккан. Моннан тыш, конструкцияләрнең локаль дефектларын бетерү таләп ителә.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитетында хәбәр итүләренчә, реставрация проекты белән архив фотоматериаллары нигезендә Пушкин урамындагы койманың һәм капканың югалган өлешләрен торгызу каралган. Алар буенча эшчеләр чүкеп ясау һәм эретеп ябыштыру техникасында җитмәгән элементларны ясаячаклар, соңрак буяячаклар.
Шулай ук объектта ярылган урыннарны, балкон плитәләрен, цокольне ремонтлаячаклар, кирпеч стенаны, штукатурканы яңартачаклар, фасадның чыгып торган элементлары өстенә су агызу җайланмалары урнаштырачаклар, буяу эшләрен башкарачаклар.
Бина совет ампиры стиленә карый – ул Казанда Совет архитектурасының икенче күтәрелеше чорында төзелгән. Объектны кечкенә ансамбльгә җыйганнар, аның составына капка, таш цокольгә урнаштырылган ишегалды-терраса, шулай ук цоколь өлештән һәм кызыл кирпеч баганалардан торган тимер койма керә.
1960 елларда йортның беренче катында – танылган китап кибете, ә 2000 еллар башында «Ноты» кибете эшли. Хәзер бинада туй салоны урнашкан.
Моннан тыш, Казанда 1922-1932 елларда композитор Солтан Габәши яшәгән йорт реставрацияләнәчәк. Бина Лобачевский урамы, 12/32 адресы буенча урнашкан. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, аның тышкы стеналары һәм фасадлары авария хәлендә. Реставрация эшләрен БРИКС саммитына төгәлләү планлаштырыла.