Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2022, 11:47

Казанда ягу сезоны вакытыннан алда башланып китте

Беренче чиратта җылылык балалар бакчаларына һәм социаль учреждениеләргә биреләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Бүген Казанда вакытыннан алда ягу сезоны башланды. Беренче чиратта җылылык балалар бакчаларына һәм шәһәрнең башка социаль учреждениеләренә гаризалар буенча биреләчәк. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин шундый бурыч куйды. Хәзер инде 13 сәламәтлек саклау учреждениесендә җылылык бар.

Бүгенгә 5760 йорт, яки шәһәрнең торак фондының 97 % ы ягу сезоны башлануга әзер. Калган 160 йортның 38 ендә бу атнада капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрне кабул итү бара, калганнарында юдыру һәм опрессовка актларын рәсмиләштерү тәмамланып килә. Якын арада бу йортлар кышкы сезонга да әзер булачак, дип хәбәр итте киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.

Моннан тыш, кышкы сезонга 851 дән 847 социаль объект әзер. «Калган дүртесендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә», - диде И.Гыйниятуллин.

Моннан тыш, быел Толстой һәм Южно-Промышленная урамнарында ике котельня яңадан тоташтырыла. «Иске котельнялар алты йортны, балалар бакчасын һәм поликлиниканың филиалын җылыта иде», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Шулай ук шәһәрнең Совет районында Губкин урамындагы яңа котельняга 7 күп фатирлы йортның җылылык челтәрләрен монтажлау эшләре бара.

И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, 8-9 нчы сентябрьдә шәһәрнең елга аръягындагы өлешендә йомгаклау көзге опрессовкалар уңышлы уздырылган, ә 13-14 нче сентябрьдә алар шәһәрнең үзәк һәм көньяк өлешләрендә узачак. «Киров, Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының җылылык челтәре хуҗалыгы кулланучыларны тоташтырырга әзер. Вахитов, Идел буе һәм Совет районнары 14 нче сентябрьдән соң ягу сезонын башлап җибәрә алачак. Шулай ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең район һәм квартал котельнялары һәм ведомство котельнялары да җылылык бирергә әзер», – дип хәбәр итте ул.

Казан Мэры шәһәр Башкарма комитеты, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җитәкчелегенә якын арада Горький шоссесын реконструкцияләү аркасында бүгеннән 16 нчы сентябрьгә кадәр газ белән тәэмин итү туктатылган йортларга җылылык бирүне башларга кушты.

Исегезгә төшерәбез, әгәр 5 көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градус торса, ягу сезоны башлана. Кирәк булганда, социаль өлкәгә караган учреждениеләргә, беренче чиратта хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, интернатларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, алардан килгән гаризалар буенча, җылылыкны вакытыннан алда бирергә мөмкин. Җылылык бирү чорында район администрацияләрендә һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетында кайнар линия телефоннары эшләячәк. Моннан тыш, халык «Ачык Казан» системасында гариза калдыра алачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.09.2022
Видеорепортаж
12.09.2022 12:58
Казанда ягу сезонына 5760 йорт – торак фондның 97% ы әзер
Барлык яңалыклар