В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада тарихи-мәдәни каркасны үстерүгә багышланган сессия узачак
Фото: Денис Гордийко
Кытайдан кунакларны җәлеп итү «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» бизнес-форумы ярдәмендә мөмкин булган, ул «РЕБУС» уздырылган көннәрдә – 13-15 нче ноябрьдә үтәчәк.
Олеся Балтусова сүзләренә караганда, мастер-планлаштыру кысаларында тарихи-мәдәни каркасны үстерүгә, аның составына, урынына һәм барлык закон чыгару мәсьәләләренә багышланган сессия оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Казан «РОСТКИ» форумы кысаларында 7 меңнән артык кунак кабул итте. Алар арасында губернаторлар, федераль министрлар, Кытай провинцияләренең хакимият вәкилләре һәм эре сәнәгать корпорацияләре җитәкчеләре бар иде. Чарада дөньяның 14 иленнән 50 дән артык шәһәр вәкилләре катнашты.
Быел ТР башкаласында алты масштаблы эшлекле чара узачак. Аларның иң эресе – октябрьгә планлаштырылган БРИКС саммиты.
Камилә Вилданова