В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә гимназиянең 11-нче сыйныфка кадәр төп һәм урта буыннарын урнаштыру каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Казанның православие гимназиясендә барлык төзелеш һәм отделка эшләрен 1 сентябрьгә тәмамларга кушты. Ул мәктәпнең яңа уку корпусын төзү эшләре барышын тикшерде. 3800 кв м мәйданлы яңа корпус 150 укучыга исәпләнгән, анда гимназиянең 11-нче сыйныфка кадәр төп һәм урта буыннарын урнаштыру планлаштырыла. Класслардан кала, мәктәптә тренажер залы һәм китапханә булачак. Подрядчы оешма җитәкчесе ышандырганча, барлык эшләр вакытында тәмамланачак.
Бина 1840 елда храм территориясендә дин әһелләре өчен төзелгән йортның тарихи копиясе булып тора һәм берничә дистә ел элек җимерелгән. Төзелеш эшләре 2017 елның ноябрендә башланган.
Бүген төзүчеләр эшләрне дәвам итәләр. Яңа корпус бинасын гимназиягә тоташтыру өчен әзерлек эшләре тәмамлана. Якын арада территорияне төзекләндерү эшләре башланачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.