В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Наркотиклар китерүнең 22 каналы ябылган
Фото: Денис Гордийко
Аның сүзләренчә, 22 наркотиклар җибәрү каналы, шул исәптән шәһәр территориясендә тарату өчен билгеләнгән җиде канал һәм 15 транзит пункт ябылган.
«Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегалары белән берлектә үткәрелгән оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә Казанның ике кешесе тоткарланды, аларның яшәү урынында 2 килограммнан артык синтетик наркотик матдәсе табылды һәм тартып алынды», – дип сөйләде Илнур Хәялиев.
Шулай ук алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешенә каршы тору буенча чаралар үткәрелә. Ел башыннан полиция хезмәткәрләре сәүдә объектларын 1,7 меңләп тикшерү оештырган, нәтиҗәдә 262 административ беркетмә төзелгән.
«Шәһәрнең гараж кооперативларының берсендә уздырылган оператив чаралар барышында бер гражданнан тиешле документларсыз 4 мең литр күләмендә спиртлы продукция тартып алынды. Алынган продукция экспертизага җибәрелде», - дип уртаклашты Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча урынбасары.
Барлыгы 11 җинаять буенча җинаять эшләре кузгатылган. Законсыз әйләнештән 12,5 мең литрдан артык алкоголь продукциясе алынган.