Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2025, 16:48

Казанда кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

Бу җиңел атлетика буенча «Төнге Казан» бөтенроссия ярышларын уздыруга бәйле

Казанда җиңел атлетика буенча «Төнге Казан» бөтенроссия ярышларын уздыру чорында кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрергә тиеш. Шәһәрнең транспорт буенча комитетында хәбәр итүләренчә, үзгәртелгән маршрут буенча 9 августның 21:00 дән 10 августның 2:00 гә кадәр барачаклар.

Кремль яр буе (Сәетгалиев урамыннан Батурин урамына кадәр, ике юнәлештә дә) һәм Батурин урамнары ябылу сәбәпле (ике юнәлештә дә) җәмәгать транспорты үзәктән түбәндәге схема буенча йөриячәк:

22 нче номерлы автобус Вишневский урамы, Миллениум күпере, Әмирхан урамы, Чистай урамы, Ибраһимов проспекты буйлап һәм алга таба маршрут буенча барачак;

69 нчы номерлы автобус Вишневский урамы, Миллениум күпере, Әмирхан урамы, Чистай урамы, Декабристлар урамы һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.

Меңьеллык мәйданы һәм Кремль дамбасы ябылу сәбәпле (Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр) җәмәгать транспорты үзәктән түбәндәге схема буенча узачак:

6 нчы номерлы автобус Мәскәү, Чернышевский, Сәетгалиев, Киров дамбасы, Зур Крыловка, Лена, Декабристлар урамнары һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк;

15 нче автобус Уң Болак урамы, Чернышевский урамы, Сәетгалиев урамы, Киров дамбасы, Зур Крыловка урамы, Лена урамы, Х.Ямашев проспекты һәм алга таба маршрут буенча бара;

29 нчы номерлы автобус Уң Болак урамы, Чернышевский урамы, Сәетгалиев урамы, Киров дамбасы, Зур Крыловка урамы, Лена урамы, Декабристлар урамы һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк;

47 нче номерлы автобус Мәскәү, Чернышевский, Сәетгалиев, Киров дамбасы, Зур Крыловка, Лена, Декабристлар урамнары буйлап һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк;

5 нче номерлы автобус Халитов урамы аша паркка керә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Төнге Казан» җиңел атлетика буенча Россия чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында Казанның кайбер урамнары буйлап 9 һәм 10 августта транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.
Барлык яңалыклар