В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогы төзелеше белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казанда 1-нче июльдән берничә автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Бу «Ю.Фучик урамы» метро станциясеннән «Академик Сахаров урамы» метро станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясенең беренче участогы төзелеше белән бәйле.
Шулай итеп, 19-нчы июльгә кадәр 5, 34, 46 һәм 63-нче номерлы автобуслар кире кайту юнәлешендә Җиңү проспекты, С.Әхтәмов, Н.Җиһанов урамнары, А.Камалиев проспекты, Академик Сахаров урамы аша, алга таба маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
Шулай ук 19-нчы июльгә кадәр 45-нче һәм 89-нчы номерлы автобуслар кире юнәлештә Җиңү проспекты, Зәкиев, Ю.Фучик урамнары аша, алга таба маршрут буенча барачак.
Моннан тыш, 1-нче июльдән 30, 31, 77-нче номерлы автобуслар туры юнәлештә Җиңү проспекты, Минск, Ю.Фучик урамнары аша, алга таба маршрут буенча хәрәкәи итәчәк, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.