Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). Казанда Мәүлетов урамы буенча «Максат» футбол манежы янында автомобиль транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк.
22 нче июльдән Мәүлетов урамы буенча Танк урамыннан алып Бертуган Касыймовлар урамына кадәрге участокта туры юл ачыла. Әмма юл өслеген ремонтлау белән бәйле рәвештә, 30 нчы июльгә кадәр Мәүләтов урамындагы 5 нче номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.