В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу Вознесенский трактының икенче чираты төзелеше белән бәйле
Казанда 9 ноябрьдән 68 нче һәм 70 нче автобус маршрутлары хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Сәбәбе Вознесенский трактының икенче чиратын төзү булды.
Шәһәр үзәгенә таба 70 нче автобус Умырзая, Иман урамнары буйлап, Вознесенский тракты һәм Закиев урамы яңа юл-дублер буйлап хәрәкәт итәчәк. Алга таба җәмәгать транспорты элеккечә маршрут буенча барачак. «Яз» торак комплексы ягына автобус хәрәкәте схемасы үзгәрмәячәк.
68 нче номерлы автобус маршруты «Поселок Вознесенское» тукталышында тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, 4 ноябрьдә Иман урамыннан академик Глушко урамына илтүче Вознесенский трактының юл-дублеры буйлап хәрәкәт ачылды. Вознесенский трактының Гвардейская урамыннан Җиңү проспектына кадәр беренче өлешен узган көздә 3,8 км озынлыктагы юл белән ачтылар. Быел Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр 8 км озынлыктагы өлештә эшләр дәвам итә.