В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр июль һәм августта гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Июль һәм август айларында Казанда шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк.
30-нчы июльдән 20-нче августка кадәр, Можга - Пычас перегонында ремонт эшләре үткәрелү белән бәйле рәвештә, 6926-нчы номерлы Казан - Кизнер поездның хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Казан станциясеннән поезд 15.45 сәгатьтә китәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Кизнер станциясенә килү 20.02 сәгатькә көтелә.
30-нчы июльдән 21-нче августка кадәр 6427-нче номерлы Сосновка - Казан шәһәр яны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк. Сосновка станциясеннән поезд 14.09 сәгатьтә китәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казанга килү 17.59 сәгатьтә көтелә.
31-нче июльдән 21-нче августка кадәр шәһәр яны поездларын йөртү тәртибе үзгәрәчәк:
6401-нче номерлы Шәмәрдән - Казан поезды Шәмәрдән станциясеннән 4.41 сәгатьтә кузгалачак, шуннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 6.57 сәгатьтә киләчәк;
6420-нче номерлы Казан - Нократ Аланы поезды Казан станциясеннән 6.00 сәгатьтә китәчәк, шуннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Нократ Аланы станциясенә 9.17 сәгатьтә киләчәк;
6474-нче номерлы Краснозаринск - Коркачык поезды Восстание станциясенә кадәр гамәлдәге җәдвәл белән бара, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. 7.36 сәгатьтә Коркачык станциясенә киләчәк;
6301-нче номерлы Казан-Зөя поезды Казан станциясеннән 7.00 сәгатьтә китәчәк, шуннан соң үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Зөя станциясенә 8.09 сәгатьтә киләчәк;
6306-нчы номерлы Зөя-Казан поезды Зөя станциясеннән 8.29 сәгатьтә китәчәк, алга таба үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 9.51 сәгатьтә киләчәк, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.